Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 февраль , 13:17

20 минут аерма белән янгында ике кеше һәлак булган

Берсенә 65 яшь булган. Икенчесенең әлегә шәхесе ачыклана.

20 минут аерма белән янгында ике кеше һәлак булган
20 минут аерма белән янгында ике кеше һәлак булган

20 минут аерма белән Башкортстанда яшәүче ике кеше янгыннарда һәлак булган.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгать җидедә Уфа районының Юматово авылында “Звездочка” коммерцияле булмаган бакча ширкәтендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре каркаслы йорттагы янгынны сүндергәннәр.

Янгын сүндерү барышында, кызганычка каршы, бер ирнең үле гәүдәсе табылган. Әлеге вакытта аның шәхесе ачыклана. Янгын электр җиһазларында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Соңрак Дәүләкән районы Исмәгыйль авылындагы бүрәнә йорт янган. Коткаручылар 50 кв. метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр. Кызганычка каршы, залда идәндә һәлак булган 65 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган.  Янгын мич янында башланган дип фаразлана.

Хәзер янгыннарны тикшерү белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре шөгыльләнә.

Автор:
Читайте нас