Салават районында яшь водитель машина белән идарә итүне башкара алмаган һәм һәлак булган. БР ГАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 19 февраль кичендә Урмантау – Бешевляр автоюлының 20нче чакрымында булган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, “Лада Приора” руле артындагы 22 яшьлек водитель бер авылдан икенче авыл ягына хәрәкәт иткәндә машина белән идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп китеп, тәгәрәгән.
Яшь водитель һәлакәт урынында үлгән, ә 21 яшьлек пассажиры дәваханәгә озатылган. Булган хәлнең нечкәлекләре ачыклана, дип билгеләделәр ведомствода.