Краснокама районының Иске Уразай авылыннан ике чакрым ераклыкта җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән. "ВАЗ-2107”ның салонында өч кеше булган.
19 яшьлек җиңел машина водителе вакыйга урынында һәлак була. Коткаручылар гидравлик авария-коткару инструменты ярдәмендә 19 һәм 18 яшьлек тагын ике егетне коткарганнар, хәзер алар авыр җәрәхәтләр белән дәваханәдә яталар.
Фаҗигале вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.