Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 февраль , 13:47

Каршыга килгән машина алдына килеп чыккан

Трассада фаҗигале авария теркәлгән.

Каршыга килгән машина алдына килеп чыккан
Каршыга килгән машина алдына килеп чыккан

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Уфа районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.

Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Уфа-Ырынбур Р-240 автоюлының 2нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек водитель “Рено Сандеро” автомобилендә Уфа шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә каршы полосага чыккан һәм каршыга килгән “Лексус НХ200” автомашинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Рено” водителе алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

Каршыга килгән машина алдына килеп чыккан
Каршыга килгән машина алдына килеп чыккан
Автор:
Читайте нас