Хәвефсезлек
29 Ноября 2024, 08:25

Бер мизгелдә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән

Бүген иртәнге авариядә яшь егет үлгән. 

title
Бер мизгелдә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгәнБер мизгелдә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән
Бер мизгелдә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән

Бүген иртән Ишембайның Индустриаль шоссесында сәгать сигезләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Билгеле булуынча, 54 яшьлек ир, “КамАЗ” белән идарә итеп, сулга борылганда каршы килүче  “Лада Приора”га юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 19 яшьлек водитель ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган.

Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр килгән. Авариянең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана. 

Автор: