Благовар районында бүген төш вакытында үлем белән тәмамланган авария теркәлгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, “Урал” М-5 автоюлының 1413нче чакрымында “Лада Ларгус” руле артындагы 24 яшьлек водитель идарә итүне югалткан һәм югары тизлектә юл читендәге парапетка бәрелгән. Көчле бәрелүдән машина капланган.
Машина салонында җиде кеше булган. Пассажирларның берсе, 22 яшьлек кыз, алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә. Водитель һәм башка пассажирлар җитди зыян күрмәгән.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.