Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 октябрь , 18:45

15 яшьлек үсмер мунча ягарга уйлаган...

Нәтиҗәдә төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән дәваханәгә озатканнар.

15 яшьлек үсмер мунча ягарга уйлаган...
15 яшьлек үсмер мунча ягарга уйлаган...

Уфаның Металлистлар урамында 15 яшьлек малай мунча якканда пешкән. Үсмер мич якканда газ баллончыгы кулланган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ут белән саксыз эш итү аркасында үсмернең төрле дәрәҗәдә аяк-куллары пешкән. Аны шәһәр дәваханәсенә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр кирәк булмаган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы тикшерү үткәрә. 

 

Автор:
Читайте нас: