Полиция хезмәткәрләре Яңавыл районында теркәлгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклыйлар.
Булган мәгълүматларга караганда, кичә кичке сәгать унынчыда Нефтекама - Яңавыл автоюлының 39нчы чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 20 яшьлек егет каршыга килгән "Рено Сандеро" белән бәрелешкән.
Көчле бәрелешү нәтиҗәсендә ике машина водителе дә һәлакәт урынында һәлак була.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эшләре бара.