Бүген, 18 сентябрьдә, көндез Миякә районының Чишмә-Аксеново-Кыргыз-Миякә автомобиль юлының 148нче чакрымында ике машина бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, “ВАЗ-2104” автомобиле водителе авылдан чыкканда төп юлдан барган “КамАЗ”га юл бирми, каршысына барып чыккан. Нәтиҗәдә, көчле бәрелеш.
Юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ” водителе һәлак булган. Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.