Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре шәхси кошчылык фермасындагы янгынны сүндергәннәр. Биредә якынча 1000ләп кош-корт янып үлгән.
Янгын Кушнаренко районының Мәмәк авылында булган. Янгын 150 кв метр мәйдандагы такта каралты-курага зыян салган.
Шәхси кошчылык фермасы хуҗасы сүзләре буенча, янган абзарда барлыгы 3 меңгә якын үрдәкләр, казлар һәм тавыклар булган. Аларның өчтән бер өлеше янган, калганнары чыгып өлгергән.
Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.