Хәвефсезлек
6 август 2024, 03:35

Башкортстанда шартлау булган

Кызганычка каршы, өч кеше һәлак булган. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Башкортстанда шартлау булганБашкортстанда шартлау булган
Башкортстанда шартлау булган

Стәрлетамак шәһәренең “Авангард” заводы территориясендә шартлау яңгыраган. Биредә өч кеше һәлак булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Чыганктан билгеле булуынча, фаҗига “Рустех” подрядчы оешма хезмәткәрләре эшләгән цехта теркәлгән. Эшчеләр ялкынсыз кисү ысулы белән торбаларны демонтажлаганда кинәт ут чыккан. Бригададагыларның барысы да – өч кеше - пешеп, шунда ук һәлак булган.

Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә өч кешенең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас