Башкортстанда мотоцикл белән мопед бәрелешкән – ике үсмер үлгән, тагын икесе дәваханәгә озатылган.
Куергазы районында авариядә ике балигъ булмаган үсмер һәлак булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча фаҗига төн уртасында Шәбагыш авылында “Racer” мотоциклы һәм каршыга килгән “Vento” мопеды бәрелешкән.
Мототранспортларның 16 һәм 17 яшьлек ике йөртүче дә фаҗига урынында һәлак булган, 14 һәм 18 яшьлек ике пассажир авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
Үсмерләрнең тиешле таныклыклары булмаган.
-Хөрмәтле әти-әниләр, үз балаларыгызга югары куркынычлы транспорт чарасыннан файдаланырга рөхсәт итеп, сез аңлы рәвештә аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янавы мөмкин булуын аңлагыз. Сезнең бу очрактагы кебек читтә калуыгыз авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - дип мөрәҗәгать итте Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үз телеграмм-каналында.