Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 июль , 10:48

Бала гомере кыл өстендә

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ел башыннан Башкортстанда 5433 янгын булган, аларда 122 кеше, шул исәптән 8 бала һәлак булган, 142 кеше имгәнгән, 881 кеше коткарылган. Ә балага ни булган?  

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Уфаның 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең Пешү үзәге шәфкать туташыннан аларга көчле пешүләр белән 2016 елда туган бала китерелүе турында хәбәр килде. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы ачыклаганча, 21 июльдә Баймак районының Юмаш авылында мангалда учак ягу вакытында 8 яшьлек малайның башы, муены, гәүдәсе, куллары, уң боты нык пешкән, тын юллары җәрәхәт алган. Ашыгыч рәвештә малайны санавиация ярдәмендә Уфадагы пешү үзәгенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Хәле бик авыр.

Фото: Ксения Калинина.

 

"Башинформ"

Автор:
Читайте нас: