Иглин авылында 4 һәм 2 яшьлек ике балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Бәхеткә, өйдә янгын хәбәрчесе булган. Ул барысын да коткарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, янгын төнге сәгать икедә теркәлгән. Беренчел версия буенча, янгын электр үткәргечләре төзек булмаудан чыккан. Ул верандада башланган һәм тиз арада чыгу юлын япкан. 35 яшьлек ир хатынын һәм балаларын тәрәзә аша чыгарган.
Гаилә башлыгының уң кулы 9 процент пешүләр алган. Барысы да исән-сау. Монысы – иң мөһиме. Биредәге гаилә янгын хәбәрчесен 2022 елда, икенче балалары тугач, куйганнар.