Хәвефсезлек
5 Май 2024, 11:55

Берьюлы өч йорт янган

Шулай ук гараж, мунча, хуҗалык корылмаларына зыян китерелгән. 

Берьюлы өч йорт янганБерьюлы өч йорт янган
Берьюлы өч йорт янган

Бүген иртән Дүртөйледә зур янгын булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, өч торак йорт ут янган, ике кеше җәрәхәтләнгән.

Янгын Урман урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны 63 яшьлек хатын-кыз һәм ир сүндерергә тырышкан. Нәтиҗәдә, алар төтенгә агуланалар һәм җитди пешү алалар. Зыян күрүчеләрне дәваханәгә озатканнар.

Һәлакәт урынына оператив рәвештә МЧС, Роснефть янгын сүндерүчеләре, шулай ук якындагы өч авыл биләмәсеннән волонтерлар килә. Сүндерүгә 15 кеше һәм җиде берәмлек техника җәлеп ителә.

Янгынны сәгать ярымнан соң сүндерә алалар. Янгын өч торак йорт, гараж, мунча, хуҗалык корылмаларына бинасын юк итә. Шулай ук ике мотоблок һәм өч мотоцикл яна. Хәзер янгынның сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели.

Берьюлы өч йорт янган
Берьюлы өч йорт янган
Берьюлы өч йорт янган
Автор:
Читайте нас