Бүген төнлә күп фатирлы йортта янгында 55 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, фаҗига Уфа районының Булгаково авылында Дорожная урамында теркәлгән.
Янгын өй эчендә 5 кв.метр мәйдандагы милеккә зыян китергән. Кызганычка каршы, коткаручылар азакта бер ирнең үле гәүдәсен тапканнар.
Янгынның беренчел сәбәбе – саксыз тәмәке тарту. Хәзер бу хәлне тикшерү бара.