Авыргазы районы Новофедоровка авылында 36 яшьлек ир-атның гомере янгында өзелгән.
БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүрәнә йорт янган. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынында эшләгәндә, кызганычка каршы, 36 яшьлек ирнең үле гәүдәсен тапканнар.
Хәзер ашыгыч хезмәтләр һәм тикшерүчеләр вакыйганың барлык нечкәлекләрен һәм шартларын билгелиләр.
Янгын беркемне дә аямый шул... Сак булыгыз!