Хәвефсезлек
24 март 2024, 14:48

Бер авария – ике мәет

Күптән түгел генә фаҗигале авария теркәлгән: ике кеше үлгән.

Бер авария – ике мәетБер авария – ике мәет
Бер авария – ике мәет

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Кырмыскалы районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Авария бүген Уфа – Инзер – Белорет автоюлының 6нчы чакрымында теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада Веста" руле артында76 яшьлек өлкән яшьтәге ир-ат юлда читендә торган "Газель" на бәрелүдән качам дип, ике җәяүлене бәрдергән.

Авария нәтиҗәсендә 59 яшьлек хатын-кыз һәм 36 яшьлек ир ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгәннәр.

Билгеле булганча, "Газель" водителе фаҗигале вакыйга алдыннан  юл читенә төшкән "Лада Гранта" ны чыгарырга маташкан булган. Бу вакытта алар өстенә “Лада Веста” килеп менә дә. Юл кырыенда торган "Гранта" һәм "Газель" пассажирлары һәлак булган.

Видео: Дәүләт автоинспекциясе. 

Автор:
Читайте нас