Аскын районындагы янгын аркасында 95 яшьлек ир-ат чак кына үлми кала. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте итә.
Янгын Карткисәк авылында булган. 62 яшьлек хатын газ плитәсенә ашарга әзерләргә куйган һәм эшкә киткән. Өйдә аның әтисе калган була. Бервакыт плитә өстендәге табага ут каба һәм бүлмә төтен белән тула. Бәхеткә, өйдә ике янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган.
Еш кына янгыннар кешеләр йоклаган вакытта була. Янгыннарны булдырмау, кеше гомерләрен саклап калу максатыннан, йортларда автоном янгын хәбәрчеләре кую зарурлыгы турында исегезгә төшерәбез.