Хәвефсезлек
10 март 2024, 06:01

Үз өендә янып үлгән...

Кичә кич шәхси йортта чыккан янгында 1965нче елгы ир янып үлә.

Үз өендә янып үлгән...Үз өендә янып үлгән...
Үз өендә янып үлгән...

Кичә кич Кырмыскалы районының Бельский поселогында янгын чыккан. Аны өч ирекле янгын командасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүндергән. Бинаның яртысы (36кв.м.) янып беткән. Йортның калган өлешенең  тхшәме, идәне һәм стеналары бик нык карайган.

Янгын сүндергәндә бүлмәләрнең берсендә  йорт хуҗасы – 1965нче елгы ирнең гәүдәсе табылган.

“Беренчел версия буенча, янгынның  мич белән проблемалар булу сәбәпле чыккан булуы мөмкин. Йортта янгын извещателе булмаган, ә, бәлки, ул булса, аның сигналы ирне уятып, гомерен коткара алган булыр иде”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын извещателен гражданнарның 15 категориясе бушлай алала, дип искә төшерәләр, шул исәптә  ялгыз яшәүче пенсионерлар да.

Автор:
Читайте нас