Башкортстанда янгында һәлак булучылар саны кимегән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов сүзләренчә, ел башыннан алып республикада янгыннарда 51 кеше һәлак булган. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Гыйнвар аенда – 37, ә февральдә 14 кеше һәлак булган. Ике ай эчендә 49 кеше зыян күргән, өч кешенең гомере өчен табиблар әле дә көрәшә.
Күбрәк очракларда үлем сәбәпләре булып тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес кулланимау булып тора.
Янгын куркынычы әле дә югары булып кала. Мич ягып җылытыла торган торак йортлар хуҗаларына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мичләрдә ярыклар һәм җимереклекләр булган очракта аларны якмагыз, мичләр һәм төтен юлларын чистартып торыгыз, яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз. Электр үткәргечләрне вакытында тикшереп, электр приборларын төзек хәлдә тотыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз. Гади генә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин, - дип мөрәҗәгать итә халыкка Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.