28 февраль төнендә Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, шуларның өчесе — Башкортстан кешеләре. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Урындагы дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Гремячий бистәсенә борылыш янында “ВАЗ-2112” һәм “Лада Гранта” автомобильләре бәрелешкән.
Авариядә “ЛАДА Гранта”ның өч кешесе — водитель, ике пассажир һәм “ВАЗ-2112” ның өч кешесе — водитель һәм 40, 44 яшьлек пассажирлар (Башкортстан кешеләре) һәлак булган.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.