Хәвефсезлек
26 февраль 2024, 03:31

Хатын-кыз үлгән, ә ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар

Бүген төнлә янә фаҗигале янгын теркәлгән.

Хатын-кыз үлгән, ә ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнарХатын-кыз үлгән, ә ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар
Хатын-кыз үлгән, ә ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар

Бүген төнлә Сибайда бүрәнә йорт янган. Янгын тиз арада мунчага һәм ишегалды бинасына күчкән.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты һәм башка ашыгыч хезмәтләр көчләре һәм чаралары юлланган.

Сүндерүдә 25 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Кызганычка каршы, янгында 1956нче елгы ирнең тәненең 60 проценты пешкән. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Шулай ук сүндерү барышында 1962нче елгы хатын-кызның үле гәүдәсе табылган.

Янгынның сәбәбе билгеләнә. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе эшли.

Автор:
Читайте нас