Хәвефсезлек
20 февраль 2024, 08:08

“Бензовоз” ауган

Юлга солярка агып ята, ди.  

“Бензовоз” ауган“Бензовоз” ауган
“Бензовоз” ауган

Кушнаренко районында Р-240  юлында М-12 “Восток” трассасына якынайган урында бензин ташучы КамАЗ ауган.

Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр итүләренчә, Әбҗәлил районында яшәүче зур йөк машинасы руле артындагы  53 яшьлек ир, идарәне югалткан да бензовоз юл уртасына  “яткан”. Юлга акрынлап солярка агып ята – машина йөртүче Уфадан Яңавылга 23 куб  метр ягулык  ташыган. Авариядә каза күрүчеләр юк.

Авария сәбәпле трассаның 1279нчы километрында барлык төр транспорт өчен дә хәрәкәт чикләнгән. Юлны Кушнаренко авылы аша урап узу оештырылган. Вакыйга урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр эшли. 

“Бензовоз” ауган
“Бензовоз” ауган
Автор:
Читайте нас