Хәвефсезлек
16 февраль 2024, 13:55

ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты

Нәрсә тикшерәләр?

ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыктыЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты

Бүген һәм ял көннәрендә ЮХХДИ инспекторлары  район территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан водительләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейдка чыгалар.

Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвеф­сезлек каешы hәм транспорт чарасын тиешсез урынга туктату hәм куюлар, балаларны автотранспортта йөрткәндә, алар өчен махсус утыргычлар булуы да тикшерелә.

Исегезгә төшереп үтәбез, хәзер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза гына түгел, җинаять эше кузгату да каралган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф та салына. Ә исерек килеш кабат эләккән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

Автор:
Читайте нас