11нче февраль иртәсендә ашыгыч хезмәтләргә Балакатай районының Ургалы авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча хезмәткәрләре юлланган.
Янгынны сүндерү барышында 1966нчы елгы ирнең үле гәүдәсе табылган. Фаҗигале вакыйганың шартларын өйрәнү һәм мондый очракларны булдырмау буенча алга таба анализлау өчен, вакыйга урынына БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторлары чыкты, — дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәгез, гомерегез һәм мал-мөлкәтегез сезнең үзегезнең игътибарлы һәм уяу булуыгызга бәйле булуын онытмагыз.