Бүген Дүртөйле районының Ульяново авылы янындагы М-7 трассасында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетында.
Биредә ике автомобиль - “Kia Rio” һәм “Renault Fluence” бәрелешкән.
Бәрелеш нәтиҗәсендә “Kia Rio” водителе җимерелгән машинада кысылып калган һәм үзаллы чыга алмаган. Юл авариясе урынына килгән коткаручылар аны чыгарган. Ары таба аны дәваханәгә озатканнар. Икенче водительне дә дәваханәгә алып киткәннәр. Ике машинада да пассажирлар зыян күрмәгән.