Хәвефсезлек
1 февраль 2024, 09:03

Руль артында 16 яшьлек кыз...исерек хәлдә...

Нәрсә була инде хәзер?

Руль артында 16 яшьлек кыз...исерек хәлдә...Руль артында 16 яшьлек кыз...исерек хәлдә...
Руль артында 16 яшьлек кыз...исерек хәлдә...

Әбҗәлил районының Гусево авылында полиция хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен "Мазда Демио" машинасын туктаткан. Руль артында 16 яшьлек кыз утырганын күреп, юл-транспорт һәлакәтләре инспекторларын гаҗәпләнгән. Ә аның белән сөйләшкәндә исерек булуын да сизеп, тагын шаккатканнар. Шуннан тикшерү үткәргәннәр һәм чынлап та, организмында алкоголь булуы раслаган: алкотестер нәтиҗәсе 1,045 мг/л күрсәткән.

Кызга карата автоинспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 мәддәсенең 3 өлеше буенча административ протокол төзегәннәр. Хәзер аңа 30 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук административ җаваплылыкка балигъ булмаган балага машина йөртүне ышанып тапшырган автомобиль хуҗасы да тартылачак. Аңа административ штраф һәм исерек хәлдә булган кешегә машина белән идарә итүне тапшырган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2нче өлеше буенча автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Кыз әтисе белән генә яшәгән, хәзер аңа карата баласын тәрбияләү буенча бурычын үтәмәгәне өчен материаллар җыелган, моның өчен дә ата кеше җәзасын алачак.

Автор:
Читайте нас