Хәвефсезлек
1 февраль 2024, 15:22

Мәктәп автобусы авариягә эләккән

Аның салонында 15 бала булган.

Мәктәп автобусы авариягә эләккәнМәктәп автобусы авариягә эләккән
Мәктәп автобусы авариягә эләккән

Стәрлетамак районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-мәктәп автобус катнашлыгындагы транспорт һәлакәте урынында эшлиләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндезге 15 сәгать тирәсендә Бельская -  Юрактау автоюлында теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 27 яшьлек водитель “Volkswagen Jetta” автомобиле белән идарә итүне югалта һәм “Паз” мәктәп автобусы белән бәрелешкән.

Автобус салонныда 15 бала булган: 6-10нчы сыйныф укучылары. Алар дәресләрдән соң, өйләренә юлланган булганнар. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Автор:
Читайте нас