Хәвефсезлек
28 гыйнвар 2024, 05:02

Юлларда янә авария

Төнге авариядә өч кеше зыян күргән.

Юлларда янә аварияЮлларда янә авария
Юлларда янә авария

Башкортстанның Уфа-Баймак трассасында ике җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, һәлакәт нәтиҗәсендә өч кеше җитди зыян күргән.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Баймак районының Биләл Өметбай авыллары арасында “Skoda Octavia” һәм “Lada Kalina” бәрелешкән.

Һәлакәт урынына янгын сүндерү ведомстволары һәм башка ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә килә. Ачыкланганча, 57 яшьлек “Lada Kalina” водителе һәм аның 44 һәм 55 яшьлек ике пассажиры Сибай шәһәренең үзәк дәваханәсенә озатылган.

 

Автор:
Читайте нас