Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ишембай районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авария бүген Ишембай-Стәрлетамак-Карайган автомобиль юлының 9нчы чакрымында теркәлгән. “Лада Калина” руле артындагы 62 яшьлек водитель “Субару Форестер” автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Калина” водителе шунда ук үлгән.
Полиция хезмәткәрләре тикшерү башлаган, аның барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.