Хәвефсезлек
9 гыйнвар 2024, 08:25

Янгында 9 кеше һәлак булган

24 кешене коткарганнар.

Янгында 9 кеше һәлак булганЯнгында 9 кеше һәлак булган
Янгында 9 кеше һәлак булган

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә, 1-9 гыйнварда, янгын сүндерүчеләр 134 янгынны сүндергән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 24 кешене коткарган, тагын 70 кешене куркыныч зонадан эвакуацияләгән.

"Кызганычка каршы, янгыннарда 9 кеше һәлак булды, узган ел шул ук чорда 16 кеше һәлак булган иде”, — дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомствода гражданнарга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр.

Автор:
Читайте нас