Чишмә районында полиция хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария бүген иртәнге сәгать 10 тирәсендә Уфа-Келәш-Чишмә автоюлында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Калина” руле артындагы 35 яшьлек хатын-кыз "Рено Логан" машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Лада Калина” автомобиленең өлкән яшьтәге пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук һәлак була, тагын ике пассажирны, шул исәптән балигъ булмаган баланы, дәваханәгә озаталар.
Шулай ук медицина ярдәме сорап “Рено Логан” водителе дә мөрәҗәгать итә.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.