Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 гыйнвар , 19:59

Ике кеше шунда ук һәлак булган, тагын ике балигъ булмаган бала дәваханәгә озатылган

Күптән түгел генә коточкыч авария теркәлгән.

Ике кеше шунда ук һәлак булган, тагын ике балигъ булмаган бала дәваханәгә озатылган
Ике кеше шунда ук һәлак булган, тагын ике балигъ булмаган бала дәваханәгә озатылган

Нуриман районында ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Авария бүген кич Уфа – Иглино - Красная горка автоюлының 39нчы километрында теркәлгән, дип Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, "Рено Дастер" һәм “Киа Рио” машиналары бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Киа Рио”ның водителе һәм пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук һәлак булган, ике балигъ булмаган баланы дәваханәгә озатканнар.

“Рено” водителен һәм пассажирын медицина хезмәткәрләре тикшерә.

Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.

Автор:
Читайте нас: