

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Туймазы районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта “БР Дәүләт автоинспекциясе” телеграмм-каналы хәбәр итә.
Авария бүген кич Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1325нче чакрымында теркәлде. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Исузу” машинасы белән идарә иткән 46 яшьлек ир “Шеврале клау” автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәсендә "Шевроле" пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган, 12 яшьлек малай һәм водитель дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре төгәлләнә.