

Бүген Уфа районында автобус һәм “КамАЗ” катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, салонда 33 кеше, шул исәптән 26 бала булган. Алты бала һәм автобус водителе дәваханәгә озатылган.
"Зыян күрүчеләр саны төгәлләнә. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклый. Хәл контрольдә", - дип хәбәр ителә чыганакта.