

Бүген Бөре районында ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Коточкыч авария Бөре – Новодесяткино – Чиршә – Тартыш автомобиль юлының 9нчы чакрымында теркәлгән.
Билгеле мәгълүматлар буенча, "Лада Гранта" автомобиле водителе каршы хәрәкәт полосасына чыгып, “Хендай Соната” автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Лада Гранта” водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак була.
Фаҗигале вакыйга урынында тикшерү эшләре бара.