

Борайда җиңел автомобиль янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр “Volkswagen Polo” автомобиленең мотор бүлеге януын ачыклаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Бу вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре билгели.