

Башкортстанда ике автомобиль бәрелешкәндә водительләрнең берсе һәлак булган. Икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария Кырмыскалы районында Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә автомобиль юлының өченче километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "ВАЗ-2114" һәм "Hyundai Sonata" автомобильләре бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә "ВАЗ-2114" водителе ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән. Чит ил машинасы водителе күпсанлы җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.