Хәвефсезлек
23 ноябрь 2023, 03:23

Буага төшеп киткән машинаның водителен эзлиләр

Машина салонында өч кеше булган: ике пассажир чыга алган, ә водитель югалган.

Буага төшеп киткән машинаның водителен эзлиләрБуага төшеп киткән машинаның водителен эзлиләр
Буага төшеп киткән машинаның водителен эзлиләр

Белорет районында автомобиль буага төшеп киткән.  Коточкыч авария Белорет - Уфа автоюлында Бердәгол авылы янында була, дип хәбәр итәләр “Башинформ” агентлыгына БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Чыганактан билгеле булуынча, “Лада гранта” водителе машина белән идарә итүне югалтып юл читенә чыгып оча һәм тәгәрәп буага төшеп китә.  Машинада өч хатын-кыз булган. Пассажирлар машинадан үзләре чыга алган. Ә менә водительне хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары эзли.

Автор:
Читайте нас