Хәвефсезлек
28 октябрь 2023, 14:17

Бер авариядә биш кеше җәрәхәтләнгән...

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Бер авариядә биш кеше җәрәхәтләнгән...Бер авариядә биш кеше җәрәхәтләнгән...
Бер авариядә биш кеше җәрәхәтләнгән...

Дүртөйле районы ЮХХДИ хезмәткәрләре биш зыян күрүче белән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Авария көндезге сәгатьләрдә Дүртөйле - Груздевка автоюлының 7нче чакрымында теркәлгән. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 20 яшьлек урындагы кеше идарә иткән "Киа Спортейдж" каршы килгән "Хундай Солярис" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше дәваханәгә озатылган, шуларның өчесе – җитди җәрәхәтләр белән реанимация бүлегендә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан "Киа"ның водителе 2021 елда машина йөртү таныклыгы алганлыгы ачыкланган. Ике автомобильдә дә кышкы тәгәрмәчләр урнаштырылган. Водительләр аек.

Бу факт буенча тикшерү башланган.

Хөрмәтле водительләр, бу көннәрдә юллар бозлавык тора, бик сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз.

Фото: “Башинформ”.

Автор:
Читайте нас