Хәвефсезлек
25 октябрь 2023, 13:35

Юлларда янә фаҗигале авария

Ике йөк машинасы бәрелешкән – водитель шунда ук һәлак булган.

Юлларда янә фаҗигале аварияЮлларда янә фаҗигале авария
Юлларда янә фаҗигале авария

Салават районының М-5 “Урал” трасссасында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Билгеле мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать икеләр тирәсендә 42 яшьлек Воронеж өлкәсе кешесе идарә иткән “КамАЗ” һәм 55 яшьлек Чиләбе өлкәсе кешесе идарә иткән “Хино” йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, “Хино” водителе шунда ук һәлак булган. Ә “КамАЗ” водителенә табиблар ярдәме кирәк була. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлак булган кешенең туңдырылган ризыкларны Чиләбе өлкәсенә алып барганын ачыклаган.

Руль артында игътибарлы булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

Автор:
Читайте нас