Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 октябрь 2023, 16:04

Урланган машинада торак йортка барып менгәннәр

Ә аларга бит 16 һәм 20 яшь кенә. Нәрсә уйлаганнар икән?

Урланган машинада торак йортка барып менгәннәр
Урланган машинада торак йортка барып менгәннәр

Бакалы районында 19 октябрьдә полициягә Бакалы авылының 28 яшьлек кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул йорттан “ВАЗ-2114” машинасының югалуын хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 18 октябрь кичендә машина хуҗасы “ВАЗ-2014”ны йортта бикләми генә калдырган.  ЮХХДИ хезмәткәрләре механик зыян күргән машинаны шул ук авылда табалар. Урлаучылар аны ташлап качканнар.

Ориентировкалар барлык полиция хезмәткәрләренә тапшырыла. Тиздән ЮХХДИ начальнигы тарафыннан шикләнелүчеләр тоткарлана, алар 16 һәм 20 яшьлек үсмерләр булып чыга. Тоткарланганнарның берсе әйтүенчә, бикләнмәгән машинаны күргәч, авыл буйлап йөрергә теләгәннәр.Тик ерак кына китә алмыйлар – машина белән идарә итүне югалтып, бер йортка барып бәрелгәннәр.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча тикшерүчесе җинаять эше кузгаткан.

 

Урланган машинада торак йортка барып менгәннәр
Урланган машинада торак йортка барып менгәннәр
Автор:
Читайте нас: