Бүгеннән 22нче октябрьгә кадәр районда “Җәяүле” профилактик чарасы үтә. Аның төп максаты—җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләрнең җәяүлеләргә юллардагы тиешле кичү урынында ( “зебра”) өстенлек бирмәвенә, ә җәяүлеләрнең мондый урыннар булмаган җирдә юл аша чыгуларына аерым игътибар бирелә. Шулай ук кичке вакытта яктылыкны кайтару элементларын йөртүгә игътибар биреләчәк.