Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 октябрь 2023, 13:04

Өч водитель исерек, ә икесенең бөтенләй таныклыгы булмаган

Ялларда гына районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган.

Өч водитель исерек, ә икесенең бөтенләй таныклыгы булмаган
Өч водитель исерек, ә икесенең бөтенләй таныклыгы булмаган

Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагын ачыклады. 13 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. Өч водитель  исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Ә икесенең бөтенләй таныклыгы булмаган.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Г. ХӘТМУЛЛИНА,

ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек

пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: