Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 октябрь 2023, 09:00

69 яшьлек хатын-кыз водитель машинасын туктатып өлгермәгән...

Төңге юл-транспорт һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелгән.

69 яшьлек хатын-кыз водитель машинасын туктатып өлгермәгән...
69 яшьлек хатын-кыз водитель машинасын туктатып өлгермәгән...

Стәрлетамак районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Авария Стәрлетамак – Стәрлебаш  автомобиль юлының 13нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, юлның яктыртылмаган өлешендә 69 яшьлек хатын-кыз "Рено Меган" руле артында, Стәрлебаш юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, 46 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән. Фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.

Руль артында игътибарлы булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

Автор:
Читайте нас: