

Башкортстанның Иглин авылында 30 яшьлек ир “Хендай Акцент” руле артында ике җәяүлене бәрдергән. Алар төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Бу хакта республиканың ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, водитель исерек булган - аның үпкәләрендә литрына 0,440 миллиграмм алкоголь ачыкланган. Шулай ук ул 2016нчы елда исерек килеш автомобиль йөрткәндә тотылган булган. Аны водитель таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Таныклыгын 2022 елда гына тапшырган.
Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.
Юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә, шулай ук исерек килеш руль артына утырмагыз. Үзегезне уйламасагыз, калганнарны уйлагыз.