Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 октябрь 2023, 12:25

20 яшьлек водитель җәяүлене таптаган

Кызганычка каршы, 50 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

20 яшьлек водитель җәяүлене таптаган
20 яшьлек водитель җәяүлене таптаган

Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 11 октябрь кичендә, Интернационал урамында, 20 яшьлек уфалы “ВАЗ-2109” руле артында тиешсез урында юлны чыккан җәяүлене бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә 50 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Полиция хезмәткәрләре җәяүленең шәхесен ачыклый. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.

 

Автор:
Читайте нас: