Хәвефсезлек
11 октябрь 2023, 11:42

Юл читенә чыгып очкан

Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган, икесе – дәваханәдә.

Юл читенә чыгып очканЮл читенә чыгып очкан
Юл читенә чыгып очкан

Учалы районында полиция хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Авария бүген көндезге сәгать бердә, Комсомольск - Кучуково юлының 3нче чакрымында теркәлгән. “ВАЗ-2115” руле артындагы водитель машина белән идарә итүне югалта һәм юл читенә чыгып оча.

Авария нәтиҗәсендә бер кеше һәлак була, ике кеше төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана, дип хәбәр ителә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Руль артында игътибарлы булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

 

Юл читенә чыгып очкан
Юл читенә чыгып очкан
Автор:
Читайте нас