Хәвефсезлек
9 октябрь 2023, 08:17

Җәяүлене бәрдергән дә качкан...

Кызганычка каршы, 25 яшьлек җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.

Җәяүлене бәрдергән дә качкан...Җәяүлене бәрдергән дә качкан...
Җәяүлене бәрдергән дә качкан...

25 яшьлек кызны бәрдергән һәм авария урыннан качкан билгесез водительне  эзлиләр. 

Бирелгән мәгълүматлар буенча, Дүртөйле районының Дүртөйле – Чакмагыш – Бүздәк юлының 1нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте  кичә 22.30 сәгатьтә булган. Җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.

Эзләү чаралары барышында механик зыян күргән “ВАЗ-2107” автомобилен полиция хезмәткәрләре Иске Солтанбәк авылында табалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, руль артында Дүртөйле районының 28 яшьлек кешесе булырга мөмкин. Хәзер аның кайда булуын билгеләү өчен чаралар күрелә.

Әгәр сез водительнең кайда булуы турында нәрсә дә булса белсәгез хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Шулай ук мәгълүматны 8(347) 235-84-02 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Автор:
Читайте нас